-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары! Мин Мияссарова Ләйсән Ришат кызы , Биектау районы өченче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Мастер классны башлар алдыннан мин сезгә бер видео ролик карап китергә тәгъдим итәм. (“Удивительные люди” ролик )
Вакытында без барыбызда шак катып бу тапшыруларны карый идек. Ничек шул хәтле күп информаөияне , образларны истә калдырып була икән дигән сораулар да тугандыр башларыбызда, яки эх, бездә дә шундый укучылар булса иде , дигәнбездер .
Мин үз практикамда рус балалары белән эшлим , шуңа күрә татар телен чит тел буларак өйрәтәм.