. “Тел-рухи дөнья хәзинәсе”
Класстан тыш чараныӊ максаты: укучыларда туган телгә карата ихтирам, сɵю хисе тәрбияләʏ, татар халык аваз иҗатын ныгыту,тел байлыгын арттыру ,сɵйләм ʏстерʏ.
Укытучы
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне «Тел-рухи дɵнья хәзинәсе» дип атадык. “Теле юкның – иле юк”, - ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз үз туган телебездә Ватаныбызны, горур халкыбызны зурлыйлар, туган телебезгә, үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.
Исәнмесез! – диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
2 нче укытучы
Сәлам сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам сезгә бәхет гөленнән,
Сәлам сезгә барлык дусларымнан,
Сәлам сезгә моңнар иленнән...
“ХӘЕРЛЕ КӨН” җыры 1 кл укучылары җырлый
Укытучы
- Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз, татар теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
2 нче укытучы
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр
Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел
1 нче укытучы
Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?
Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
1 бала:
Арттырмый да, киметми дә шуны бел-
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-
Баш очында кояш булып тора гел.
2 бала:
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
3 нче укучы : Туган тел. һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти” , “әни” , “әби” , “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, үскән җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Туган тел иң татлы тел
Туган тел иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телең онытма!
4 нче укучы:
Җир шарын уртага алыйк та
Җыр барлыйк, шатланыйк, әйдәле,
Гөр килсен, шатлансын бар дөнья
Бүген бит туган тел бәйрәме
Җыр “ Туган телем дип дәшәм”
Укытучы Безнең төбәктә яшәүче һәр халыкның узенең бик матур биюләре бар. Алар халык җанын дәртләндерә, рухландыра ала торган милли традицияләрдән санала. Хәзер “Россия “ дип аталган бию карап китегез.
ТАНЕЦ «РОССИЯ»
5 нче укучы
Безнең туган телебез-татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора.
Татарларның 80% -Россиядә яши.
100 меңе-Төньяк Кавказда
40 меңгә якын-чит илләрдә
Төркиядә-25 меңләп
Кытай һәм Польшада 5 әр меңләп
6 нчы укучы
Туган телем син-йөрәк җылысы.
Туган телем син-күңел тойгысы.
Туган телем син-тарих баскычы.
Туган телем син-белем ачкычы.
7 нче бала : Г. Гыйлманов “ Мин татар малае”
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм , курыкмыйм , -
Мин бит үз илемдә!
Башымда – чигүле ,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәү әтәй.
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин!
ҖЫР “ТҮБӘТӘЕМ-Калфагым
Укытучы Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан ,туган җир , ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз , иң якын кешесе – анасы өйрәтә , шул телдә аңа бишек җырларын җырлый , иркәли , юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
8 нче бала : “ Туган телем”
Татар теле – туган телем
Гасырларны кичкән тел ул ,
Давылларда өзелмичә ,
Төнбоектай үскән тел ул.
Татар теле мирас булып
Борынгыдан калган тел ул.
Байлыгына , муллыгына
Сокландыра алган тел ул .
Татар теле җырлар аша
Уйлар чынга ашкан тел ул
Сөю тулы йөрәкләрне
Җан дусларга ачкан тел ул.
Татар теле - дөнья теле ,
Шундый камил, шундый матур.
Җирдә әле бик күпләрнең
Күңелләрен үзенә тартыр.
ТАТАР ХАЛЫК БИЮ “ЧАБАТА”
Укытучы
-Ә хәзер ,хөрмәтле тамашачылар, сезнең игътибарыгызга “Әбиләрдә кунакта “ дип аталган сәхнә әсәре тәкдим итәбез. Рәхим итеп карагыз! (спектакль уйнала)
Тәмамлау өчен
Туган телемнән аерма, Ходай!
Туган телемә табынам шулай.
Сихри моңнарын туган телемнең
Җиткергән безгә сөекле Тукай.
Укытучы.
Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда сезнең басуыгызны Һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамлавыгызны сорыйбыз.
. “Туган тел”җыры башкарыла
Катнашучыларга, килгəн кунакларга- барысына да зур рәхмəт! Сезгә hәрвакыт уӊышлар юлдаш булсын! Сезгә корычтай нык сәламәтлек телибез. Тормыш күгегезнең һәрвакыт чиста, тыныч булуын телибез. Сезнең авыр да, җаваплы да хезмәтегездә иҗади уңышлар теләп калабыз.