7 нче сыйныфта татар теле дәресе
«Инфинитив иленә сәяхәт»
– Хәерле көн, укучылар! Hayırlı günler!
– Хәерле көн, укытучы апа!
– Кәефләрегез ничек? Мин сезнең белән нинди телдә исәнләштем?
– Яхшы, рәхмәт. Төрек телендә.
– Дөрес, төрек. Мин татар теле укытучысы гына түгел, ә төрек теле укытучысы да. Бүген сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Симит һәм чәй, Босфор һәм акчарлаклар иленә очар өчен очкычка рәхим итегез. Без нинди илгә очабыз, укучылар?
– Төркиягә очабыз!
– Укучылар, дәрес барышында дөрес җавапларыгыз өчен тиеннәр өләшәчәкмен. Сез очышка әзерме?
- Әйе, без әзер!
- Очкычта һәрвакыт саклану чараларын күрергә кирәк. Ә хәзер җайлап утырыгыз һәм игьтибарыгызны экранга юнәлтегез.
(“Гөрләп кирәк яшәргә” җырының видеосы күрсәтелә, слайдка сүзләре чыгарыла)
– Укучылар, әйтегез әле, әлеге җырда нинди фигыль төркемчәләре кулланылган? 5 секунд уйлап карагыз.
– Хәл фигыль, хикәя фигыль, ... .
– Дөрес, афәрин, укучылар, фикерләрегез белән килешәм. Чираттагы җырыбызга күчәбез.
(Укытучы “Яратыгыз җырын” җырлый)
– Ә бу җырның сүзләрендә нинди фигыль төркемчәләре бар, укучылар? 5 секунд уйлап карагыз.
– Хикәя фигыль, … , хәл фигыль.
– Әлеге фигыльләр нинди сорауга җавап бирә?
– Ни эшләргә? ...
– Рәхмәт, укучылар. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нәрсә белән бәйле? 5 секунд уйлап карагыз.
– Әлбәттә фигыль белән!
– Әйе, укучылар, нәкъ шулай. Әлеге фигыль төркемчәсенең үзенә хас кушымчалар барлыгын җырлар аша өйрәндек. Димәк, әлеге фигыльның нинди кушымчалары бар? 5 секунд уйлап карагыз.
– -ырга/-ергә, ... .
– Укучылар, әйтегез әле, гомумән фигыль нәрсәне белдерә?
– Эш яки хәрәкәтне... .
– Бик яхшы, рәхмәт. Балалар, бүгенге темабыз нәрсәгә багышланган?
– Фигыльгә, инфинитивка, бәлки.
– Бүгенге темабыз: ИНФИНИТИВ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ. Укучылар, фигыль төркемчәләрен искә төшереп китик. Фигыльләр 2 зур төркемгә бүленәләр: ЗАТЛАНЫШЛЫ ҺӘМ ЗАТЛАНЫШСЫЗ. Затланышлы фигыльләргә нәрсә керә?
– Хикәя ф., шарт ф., боерык ф. Затланышсыз фигыльләргә исә – сыйфат ф., хәл ф., исем ф. һәм инфинитив керә.
– Әйдәгез бергәләп кагыйдә төзик, укучылар. Инфинитив турында нәрсә өйрәндек?
– -ырга/-ергә, -рга/-ргә, -арга/-әргә кушымачалары бар. Ни эшләргә соравына җавап бирә.
– Димәк, фигыль – эш яки хәрәкәтне белдерә, ә инфинитив – эш яки хәлнең максат яки тиеш булу мәгънәсен белдерә. Инфинитив – затланышсыз фигыль.
– Әйе, дөрес, укучылар, без бүген инфинитив темасын үзләштерәчәкбез. Ә хәзер дәреслекләребезне 79 нчы битен ачабыз һәм инфинитивның кагыйдәсе белән якыннан танышабыз.
– Эш яки хәлнең максат яки тиеш булу мәгънәсен белдереп килгән затланышсыз фигыль инфинитив дип атала. Ул нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирә. Дәфтәрләребезне ачыйк.
– Укучылар, ә хәзер 80 нче битне ачабыз һәм 173 нче күнегүне эшлибез. Сорауларыгыз бармы? 1-2 минут уйлап карагыз.
– Юк, рәхмәт.
– Укучылар, җавапларыбызны тикшерәбез. 1 нче команда 2 нче номерлы укучы җавап бирә. Димәк, бу сүзнең тамырын һәм нинди кушымча ялгануын әйтергә кирәк.
– Сана+рга, утыр+ырга, ят+арга.
– Әйе, дөрес. Эскишехиргә хуш килдегез! Hoş geldiniz! (төрек бию көе яңгырый башлый). Һәр илнең үз кагыйдәләре бар. (слайдта җөмләләр бирелгән, әлеге җөмләләрне инфинитивлар өстәп, тәмамларга кирәк). Укучылар, без юкка гына Искешәһәргә килмәдек. Минем сезгә тапшырасы әманәтем бар. Моннан йөз еллар элек бу шәһәргә Сөләйман аксакал килгән. Бу Искешәһәрне Төркиядә татарлар башкаласы дип атыйлар. Бүгенге көндә монда 2000 казан татары яши. Бу аксакал кардәшен күрергә килгән һәм үзенең серле сандыгын онытып калдырган. Укучылар, безгә аксакалның әманәтен үтәр өчен бирем үтәргә кирәк. Өстәлләрегездә төрле биремнәр бар, төркемдәшләрегез белән бергәләп эшләгез. Соңыннан серле сандык ачылачак. Сорауларыгыз бармы? (буклет буенча эш)
– Юк.
– Әйдәгез биремнәрегезне тикшереп алыйк. Афәрин, укучылар! Фикерләрегез белән килешәм. Ә хәзер инде серле сандыгыбызны ачыйк. 1, 2, 3... . Менә ул әманәт! Әйдәгез әле, рэп рәвешендә бергәләп укыйк.
– Тырышып укырга,
Белемнәр тупларга,
Телемне, моңымны,
Хәтерне сакларга
Ышаныч-хыялны
Өметне акларга
Һәрвакыт дөреслек
Тарафын якларга
Уңышка омтылып
Гел алга атларга
Сүз бирәм милләткә
Зур үрнәк булырга.
– Укучылар, татар теле төрки телләр дөньясына юл ача. Татар теле – зур мөмкинлек. Шуңа күрә татар телен камил дәрәҗәдә белергә кирәк! Тырышып укырга сүз бирәсезме? Милләткә зур үрнәк булырга сүз бирәсезме?
– Әйе, әйе, әйе!
– Өй эшегез:
1. Сылтама аша Телеграм каналына кушылыгыз. Андагы тестны чишегез.
2. Төркемдәшләрегез белән буклетлардагы бөтен фигыльләрне инфинитивка үзгәртеп языгыз.
3. Инфинитивлар кулланып, киләчәк буынга хат языгыз.
– Әфәрин, укучылар, барагызга да рәхмәт! Сау булыгыз! Очрашканга кадәр!
– Сау булыгыз!