Статьи

Доклад «Образ весны в литературном произведении». Автор: Гарипова Миляуша Радиковна

“Әдәбият әсәрләрендә чишмәләр образы””


Эшне башкарды:


Гарипова Миләүшә


Радик кызы


Беренче категорияле


башлангыч сыйныф укытучысы


Эчтәлек

I. Кереш.

1. Чишмә сүзе нәрсәне аңлата?

II. Төп өлеш.

1.Чишмәләргә бәйле йолалар

2. Халык авыз иҗатында чишмәнең сурәтләнеше.

3. Татар шигъриятендә Чишмә образы. (М.Җәлил һәм Р.Миңнуллин шигъриятләре мисалында)

4. Чишмә турында җырлар

5. Татар прозасында Чишмә образы

III. Йомгаклау.

1. Чишмәнең әһәмияте.



I. Кереш

Нәрсә соң ул чишмә? Википедиядә аңа түбәндәге аңлатма бирелә:

җир асты сулары өскә бәреп чыккан урынны кизләү яки чишмә дип йөртәләр. Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары.

Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.

Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган. Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.

Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар.

Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак-мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, иң башта чәй куярга, чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. “Суыбыз тәмле безнең!” – дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар.

Чишмәләр – яшьләрнең очрашу урыны, гашыйклар ай яктысында чишмә янына басып, сөйгәннәрен күрергә, аларның исәнлеген белергә теләгәннәр, тугрылыгын сораганнар.

Чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. Йөзек салынган суда сөйгән ярларының йөзекләрен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин, – дип уйлаганнар.

Элек чишмәләр янында уеннар, кичәләр оештырганнар. Кич буе ямьле болында хәтфә кәләпүшләр, чигүле түбәтәйләр җемелдәшкән, кызларның матур яулыклары җилфердәгән.



II. Төп өлеш

Халык элек-электән чишмәләргә табынган. Чишмәләргә бәйле йолаларны сакларга тырышкан. Кайбер йолалар бүгенге көндә дә башкарыла. Әйтик, тормыш юлына аяк басучы яшьләр гаиләләре нык булсын өчен, тормыш чыганагы булган чишмәгә киләләр, аңа баш ияләр. Чишмә янын ямьләндереп агачлар утырталар.

Яшь кәләшләр килен булып төшкән көнне,иңнәренә көянтә-чиләк асып, чишмәгә суга барганнар. Йола буенча авылның берәр мөхтәрәм кешесе су юлы күрсәтүче булган. Чишмә янында җыр-биюле уен-көлке оештырганнар. Суын түкмичә алып кайтып җиткерүче кәләш яхшы тормыш иптәше, уңган килен булып саналган. Әниемнең авылында бу йола әле дә сакланган.

Егет-кызлар чишмә янында уеннар оештырганнар, йөрәкләренә ял тапканнар. Чишмәләр бик күп гашыйкларның серләрен саклаган. Чишмә янында корылган матур хыяллар тормышка ашкан.

Авыру кешеләр туган ягы чишмәсенең суын авыз итсәләр, савыга торган булганнар. Менә нинди сихри көч бар чишмә суында!

Чишмәләр турында табышмак, мәкальләр дә бар.

Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Чишмә турында сигез табышмак :

1. Таудан туа, диңгезгә куа.

2. Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы.

3. Бертуктаусыз көн-төн ага,

Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

4. Таудан туса да, тауны яратмый.

5. Суның башы тауда, аягы диңгездә.

6. Бер аргамак, ике тәртә,

Чапкан саен көче арта.

Агышлары – келтер-келтер,

Тавышлары – челтер-челтер,

Чаба-чаба – чабып китми,

Ага-ага – агып бетми.

7. Бормалы дип тормады,

Юл ярды, арымады:

Ияргән туганнарын

Үзеннән аермады.

“Суның кадере – чишмә корыгач”, “Чишмәләрне корытсак – диңгезләрне корытачакбыз”, “Чишмәгә таяк тыкма – күзеңне сукырайтырсың” дигән мәкальләрдә исә чишмәнең никадәр кадерле булуы билгеләнә.

Чишмәләр турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр язганнар.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызнең ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Сөекле шагыйребез Г. Тукайның бу шигъри юллары балачагыбызның онытылмас хәтирәләре булып, күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле бер почмагында саклана.

Безнең әдәбиятта чишмә образы, нигездә, халык лирикасы белән бәйләнгән. Ул аеруча лирик әсәрләрдә чагыла, бигрәк тә – җырларда.Килеп чыгышы ягыннан исә, бу образ бик ерак заманнарга – Шәрекъ илләрендә киң таралган суга табынуга, су культына барып тоташа. Яраткан шагыйребез Муса Җәлил (1906-1944) иҗатында табигать темасына караган шигырьләр аерым урын алып торалар. Бу шигырьләргә хас үзенчәлекләрнең берсе – укучының күзенә артык бәрелми торган эчке фәлсәфи мәгънәгә ия булуы. Моны шагыйрьнең «Чишмә» шигырендә аеруча ачык күрергә мөмкин:

Пионерлар чишмәсеннән

Колхозчылар су ала.

Кызыл сакчы аргамагын

Шул чишмәдән сугара.

Бу шигырьдә челтерәп аккан чишмәнең матурлыгы хакында сүз бара. Шул ук вакытта аның, кешеләрне шатландырып, эчкерсез хезмәт итүе дә күрсәтелә.

Ә “Чишмә жыры” шигырендә туган ягының матурлыгына соклана:

Тау астында җырлап чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

Әдип үзенең гомерен чишмә төсле җырлап үтәргә, җыры белән җирне сугарырга, күңелләрне бакча итәргә тели.

“Сандугач һәм чишмә” балладасында Чишмә – җансыз табигать вәкиле, сафлык, чисталык билгесе, изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.

Чишмә образы Р. Миңнуллин (1948) шигъриятендә дә әһәмиятле бер урын алып тора. Аның хәтта бу темага багышланган махсус шигыре дә бар (“Безнең як чишмәләре”):

Бездә генәдер – чишмәләр

Һәм йолдызлар дуслыгы.

Сөн буйлары – әйтерсең лә

Чишмәләр йолдызлыгы

“Безнең йөрәк кайнарлыгы” шигырендә:

Безнең күңел нишләптер гел җырлы,

Нишләптер гел моңлы булды ла...

Чишмәләр дә моңны бездән ала –

Шуңа алар җырлы-моңлы да!

Шагыйрь фикеренчә, чишмәләр белән кеше турыдан-туры бәйләнештә яшиләр. Югарыдагы мисалда без чишмәләрдән яшәү көче алсак, бу шигьри юлларда, киресенчә, илһамны, моңны чишмәләр бездән ала.

Шагыйрьнең мәхәббәт темасына багышланган һәм чишмә образы белән бәйләнгән икенче бер шигыре бик гади – “Шулай шул” дип атала:

Икәү эчкән чишмә шул ук,

Икәү тапкан тугай шул.

Тик үзебез генә менә

Үзгәргәнбез бугай шул..

Шушы рәвешле, Р. Миңнуллин шигъриятендә чишмә образы иҗатының һәр чорында чагылыш таба һәм төрле әдәби-эстетик функцияләр башкара. Челтер-челтер ага чишмә.

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак,

Эчеп туймалы түгел.

Без киләбез чишмәбезнең

Салкын суын эчмәгә.

Эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә

Гасырлардан гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Аерым бер язучылар өчен әсәрләрдә чишмә образы күңел матурлыгы, табигать күрке буларак кына түгел, бәлки сакчыл караш, үткән, бүгенге һәм киләчәк буыннар арасындагы тирән бәйләнеш буларак та урын ала.

Үзләренең шигъриятләрендә чишмә образын гәүдәләндергән шагыйрьләребез шактый безнең. Шагыйрьләребез иҗатында чишмә образы туган якның гүзәллеген чагылдыручы, матурлык чагылышы гына түгел, кешелекнең киләчәгенә ишарә ясаучы образ буларак та тасвирлана. Без моны М. Җәлил, Р. Миңнуллин шигъриятләре мисалында карап үттек.

Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки,күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр чыгарган.Һәр атама үзе бер тарих ул. Су-инеш, чишмә атамалары дастаннарда, тарихи җырларда, легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла. Әйе, чишмәләр турында бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре җырга әйләнгән. Менә алар: Сибгат Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”, “Ага чишмә”, “Сусау”, “Бер тауда ун чишмә”; Гомәр Бәшировнең “Җидегән чишмәсе”; “Салкын чишмә”, “Су юлы” исемле халык җырлары; Нәҗип Мәдияровнең “Чишмә”, Нәкый Исәнбәтнең “Бормалы су юллары”, Илдар Юзеевнең “Балачак чишмәсе”, М.Садриның “Чишмә буенда” җырлары һәм башка бик күп җырлар. Бу җырларда мәхәббәт, гомер юллары чагыла. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, урылып чыга. Ә җырлары, көйләре? Әйе, халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләр турында җырлар күп иҗат ителгән. Аларны бик күп танылган җырчыларыбыз башкара.

Борын заманнан ук чишмә рухландыру чыганагы булып саналган, җырларда чишмә образы тере зат кебек сурәтләнгән, туган ил белән бергә куелган. Чишмә турында язылган әдәби әсәрләр дә бик күп. Һәрбер язучының диярлек иҗатында чишмә образын күрергә мөмкин. М.Мәһдиев әсәрләрендә Чишмә образы яшәүгә дәрт бирүче шул ук вакытта сусауны – яшәүгә омтылышны ныгытучы чыганак мәгънәсендә килсә. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә”, “Туган ягым-яшел бишек” әсәрләрендә Чишмә ярдәмгә мохтаҗ. Аларда экологик проблема күтәрелә. Мин үзем Факил Сафинның “Фазыл чишмәсе” хикәясен бик яратып укыдым һәм шуңа ныграк тукталасым килә.

Хикәядә балаланы табигатьне сакларга өйрәтү, хезмәткә өйрәтеп үстерү проблемасы күтәрелә. Әтисенә ияреп, печән әйләндерергә барган Фазыл тирән чокыр төбендә дымланып торган урынны күреп ала. Төш вакыты җиткәч, тирән чокырга таба атлый. Әтисе дә түзми, аңа иярә. Яр ишелгәч, юкка чыккан элеккеге чор чишмәсе турында сөйли. “Безнең бабайлар, әткәйләр, суын эчеп, сусавын баскан чишмә”, – дип кабатлаган җөмләләрдә никадәр изге хисләр чагыла! Таныш сукмак, таныш чишмә сүзләрен автор кабатлап бирә. Бу аны кадерләвен, изгеләштергәнен искәртә. Ниһаять, әти белән малай чишмәне табып чистарталар. Әтисе, куаклар арасыннан кабык колаша алып чыгып, чишмә юлына урнаштырып куя. Бергәләп, чишмәнең суын эчеп карыйлар. Хикәянең ахыры киләчәк буыннарның да бу шифалы чишмәгә килеп йөрүләре турында сөйли. Ә чишмәне “Фазыл чишмәсе” дип йөртәләр. Башлап кем әйткәндер, белгән кеше юк.” – дип, сүзен бетерә язучы. Факил Сафинның “Фазыл чишмәсе” хикәясендә буыннар бәйләнеше чылбырының ныклыгы, кеше һәм табигать берлеге күзәтелә. Фазыл кебек малайлар әтиләренә ияреп, печән дә әзерлиләр, чишмәләр дә чистарталар. “Еллар үткәч тә, Фазыл ул болынга барып чыккан саен, чишмә буйларын чистартып куя, сукмагын рәтли”, – дип, автор үз героеның яхшы эшләрне гел эшләп торуын, кешеләрне сөендерүен искәртә. Татар әдәбиятында чишмә рухи сафлыкны, күңелләр чисталыгын белдерә. Чишмә ул – символик образ. Җырларда җырлана. Кешенең сердәше, мәхәббәте, буыннар шаһиты да булып тора.



III. Йомгаклау

Соңгы елларда табигать белән кеше арасында мөнәсәбәтләрнең шактый кискенләшүе күзәтелә. Моның сәбәбе бик гади: замана кешесе торган саен фән-техника алгарышына омтыла, әмма кеше һәм табигать бер-берсеннән аерылгысыз һәм алар бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен кыерсытмыйча яшәргә тиеш. Җиребезнең кабатланмас бизәге – чишмә жырыбыздан да, телебездән дә төшми. Күпләребез өчен бу мәңгелек тема. Аеруча, туган як, чишмә, тугайлыклар темасы әдәбиятыбызның күп кенә язучы, шагыйрьләрен, драматургларын җәлеп иткән кабатланмас һәм шул ук вакытта, өр-яңа тема буларак, мөрәҗәгать иткән саен үзенең гүзәллеге белән ачыла бара. Ерак гасырлардан килгән әдәбият әлеге гади чишмә образын бүгенге көндә дә югалтмыйча, яңадан-яңа бизәкләр белән халкыбызга тапшыра килә. Шуңа күрә дә чишмә образы берничә дистә еллар дәвамында әдәбиятта үзенең актуальлеген югалтмый.

Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана. Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең!?

Гасырлардан гасырларга чишмә безнең өчен илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән тәңгәл куела. Чишмә – су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

Хезмәтемне башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:

Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше – яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти-әнисен, кардәш-ыруларын, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын куңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз-үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Менә шушы эчке элемтәне сиземләгәннәр алар, күңелләргә миһербан һәм шәфкать салу өчен барлык мөмкинлекләрдән дә оста файдаланганнар, су хакын ата-ана дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган туфрак-суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!

Эшемне шагыйрә Гөлназ Гарипованың “Чишмәләр” шигыреннән алган түбәндәге юллар белән тәмамларга телим:

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

Һәрбер кеше белсен бәһаңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне,

Белик, дуслар, чишмә кадерен!



Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Җәлил, М. Әсәрләр. 5 томда / М. Җәлил. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 1 т.

2. Зарипова, М. Чишмәләр чакыра / Ф. Зарипова // Фән һәм мәктәп. – 1997. – № 4.

3. Урманче, Ф. Роберт Миңнуллин иҗатында чишмә образы / Ф. Урманче. – Казан: Мәгариф, 2005.

4. Р. Гатина “Челтерәгез чишмәләр”. “Мәгариф”, №6, 1998, 74 бит.

5. “Көч һәм рух тамырлары”. Казан, “Мәгариф”, 2000, 78-82 бит

6. И. Минһаҗева “Әдәбиятта кеше һәм табигать темасы”. “Фән һәм мәктәп”, №5, 2008, 22-25 бит.

7. Ә. Яббарова ”Су – яшәү чыганагы”. “Мәгариф”, №3 2008,
Made on
Tilda