Статьи

Яңа эш (Тема природы в литературе). Автор: Гайнуллина Альсина Габдулхаевна

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.........................................................................................................3

Беренче бүлек. Татар әдәбиятында табигать темасы: Аяз Гыйләҗев иҗаты мисалында..............................................................................5

Икенче бүлек. Рус әдәбиятында табигать темасы: Александр Куприн иҗаты мисалында...............................................................................11

Йомгак....................................................................................................16

Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................19

Чыганаклар................................................................................................20.

КЕРЕШ

Табигать күренешләре, икенче төрле пейзаж термины белән кулланылышта йөри. Пейзаж – әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатьне сурәтләү ул.

Пейзаж – әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать, авыл һәм шәһәр күренешләре. Пейзажда язучының һәм аның геройларының табигатькә мөнәсәбәте, туган илгә мәхәббәте аның матурлыгына соклануы, теге яки бу илгә, өлкәгә, урынга хас яклары ачыла [Әдәбият белеме сүзлеге, 1990: 133].

Рус галимнәре табигать күренешләренең берничә вазыйфасын бүлеп күрсәтәләр. Беренче вазыйфасы дип, А. Есин вакыйгаларның урынын һәм вакытын белдерүне саныйлар. Табигать күренешләре ярдәмендә укучы вакыйгаларның нинди җирдә һәм кайчан булганын күз алдына китерә ала. Кайвакыт әсәрнең исеме үк бу хакта хәбәр итә.

Матур әдәбиятта вакыйгаларны табигать белән бәйләп бирү борынгыдан килә. Мәсәлән, татар әдәбиятының борынгы ядкаре булган Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә Йосыф коллыкка сатылып, иленнән аерылыр алдыннан анасы кабере өстенә ятып елаганда, күкне кара болыт каплап, кар катыш яңгыр ява башлый. Муса Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасында табигатьнең кечкенә кисәге булган чишмә белән сандугач бер-берсен сөюләре белән солдатны саклап калулары сурәтләнә.

Фәнни-гамәли эшебезнең темасы“Без – табигать балалары: рус һәм татар әдәбиятында табигать темасының яктыртылуы”

Хезмәтебезнең максаты – рус һәм татар әдәбиятында табигать темасының яктыртылуын А.Гыйләҗев һәм А.Куприн иҗатлары мисалында өйрәнү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

– фәнни әдәбиятта әдәби әсәрләрдәге табигать образының вазифалары турындагы фикерләрен барлау;

– А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрендә табигать темасының яктыртылышын тикшерү, вазифаларын ачыклау;

– А.Куприн әсәрләрендә табигать темасының яктыртылышын тикшерү, вазифаларын ачыклау.

Фәнни-гамәли эшебездә методологик нигез буларак “Әдәбият белеме сүзлеге”, Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев хезмәтләре алынды.

Чыганак буларак А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәре (басма чыганакта), А.Купринның «Полесский цикл», «Олеся», «Белый пудель», «Вальдшнепы», «Ночь в лесу» әсәрләре электрон чыганактан алынды.

Беренче бүлек

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ТАБИГАТЬ ТЕМАСЫ:

АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ИҖАТЫ МИСАЛЫНДА

Һәр язучы иҗатында пейзажның вазифасы, әсәр структурасына табигать күренешләре сала торган мәгънә төрле була. “Әдәбият белеме” сүзлегендә аның вазыйфалары аерылып бирелә. Пейзаж фон яки вакыйгалар урыны булып хезмәт итәргә һәм мөстәкыйль күренеш кебек бик җиңел аерылып чыгарга; зур бөтенлекле тормыш картинасының бер өлеше төсендә хикәяләүгә үтеп керергә; геройлар кичерешләренең психологик “көе”нә әверелергә; вакыйгаларга катнашып китәргә мөмкин.

Әмма һәрбер язучы табигать күренешләрен әсәр калыбына үзенчә кулланылышка кертә. Бу җәһәттән Аяз Гыйләҗевның “Әтәч менгән әсәргә” повесте[1] үзенең табигать күренешләргә бай булуы, аларның кулланылыш үзенчәлекләренең киң булуы белән аерылып тора.

Повестьның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: элек дус, ярдәмләшеп яшәгән Мирфатыйх белән Сәләхетдин һәм аларның гаиләсе арасында булган дуслык югала, читән биегәя, аның арасыннан кояш та үтми башлый. Капкалар бикләнә, гаилә әгъзалары бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитә. Һәр кеше конфликтка керә.

Автор шушы сюжет сызыгын хикәяләү барышында төрле табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә.

Иң элек “Әтәч менгән читәнгә” повестендә табигать күренешләре фон вазыйфасын үтәп киләләр. Алар гади, артык күпертелмичә, ачык итеп сурәтләнә: “талгын гына җил исә, баш очында гына тирбәлә-тирбәлә тургайлар сайраша” (171 б.); “Сүрелә төшсә дә, көн элеккечә чалт аяз һәм тыныч иде” (183 б.); “йомшак һавалы, тәмле сулы Язкилде” (241 б.) һ.б. шушындый мисаллар әсәрдә шактый очрый. Авыл пейзажын автор аеруча яратып тасвирлый болын һәм урманнарның матурлыгын, һаваның чисталыгын күңел белән сизәргә өнди: “Язкилденең урманнары исә әкияттәге Кырлай урманнары кебек матур, бай, ул поты-поты белән бал бирә торган юкәләр дисеңме, ул гөреҗдәләр чәчелеп үсә торган каенны аланнарын әйтәсеңме, ул шомыртлы, баланлы урыннарны сөйлисеңме, һәммәсе муллык-саулык чыганагы!” (148 б.) Әдип табигать күренешенең матурлыгын Язкилде авылы халкына капма-каршы куя дип тә әйтергә мөмкин. Язкилде халкы үзенең гореф-гадәтләрен, милли йөзен оныта бара кебек, шушы вакытта автор гүя чын байлыкны табигать кочагында күрергә өнди. Шәһәр турында да Аяз Гыйләҗев язарга “онытмый”, шәһәр һавасының пычраклыгын, авырлыгын, “зәһәр төтен” исеннән туеп кайткан Хәйретдин агай авызыннан әйттерә.

Биредә Аяз Гыйләҗев пейзаж һәм табигать күренешләрен бизәк рәвешендә куллана. Геройларны чолган алган даирәне конкретлаштыру вазыйфасын да үти, ягъни биредә табигать күренеше эстетик вазифа үти. Бу пейзажның беренче функциясе булып тора.

Әдип повестьта бик җентекләп Олы су елгасы турында “нәни генә географик белешмә” бирә:

Ә болай артык данлы-шанлы да түгел, Язкилдедән биш-алты чакрымда, калын кара урман арасында, ташлы ярда чишмә булып бәреп чыга да, Олы су башы дип аталган ерганаклы үзәннән үтеп, ашыга-ашыга, кабалана-кабалана авыл янына килеп җитә. Җәен сабыр гына, серле генә инеш ул, ярларында таллар, уем-уем зирек агачлары үсә, зирекләрне иркәләп колмаклар чорный, колмак араларында сандугачлар өзмәс сайрый, бормалы тугайларында кызылканатлар, ташбашлар, кушбашлар үрчи. Иллә мәгәр язын Олы суның холкы яман!..” (192 б.)

Алга таба әдип Олы суның “начар холкын” да сурәтли. Әлбәттә Аяз Гыйләҗев әлеге табигать күренешенә эстетик функция генә өстәп калмый. Ул булачак вакыйгаларга ишарә ясаучы булып та кулланыла. Моны әдип үзе үк әйтә:

Авылның яме булган Олы су белән тагын да ныграк танышырга вакыт җитте: безнең хикәядәге вакыйгаларга да, кешеләргә дә турыдан-туры катнашы булачак әле аның, булачак! Алай гына да түгел, географик карталарда бөтенләй күрсәтелмәгән шушы елга без телгә алган кешеләрнең язмышында искиткеч бер роль уйнаячак. Менә шуннан соң “кеп-кечкенә инеш кенә” дип әйтеп кара инде Язкилденең Олы суын!..” (192 б.)

Чыннан да, Олы су елгасы ике гаилә – туган гаилә – арасында булган ызгыш-талашны туктатуда мөһим роль уйный. Ул, әйтерсең лә бүгенге тормышта бара торган хәлләр, кешеләрнең әхлаксызлыгы белән килешә алмый, үзенең ярларыннан ташып чыгып иске зиратта урнашкан каберләрне актарып ташлый. “Элегрәк елларда урман кары сабыррак, сызып кына кузгала торган иде. Хәзер ни, кая карама, электр чыбыклары узган я нефтьүткәргечләр сузылган, урманнар кишәрлек-кишәрлек тоташкан киселгән, кояш нуры ургылып килеп керә дә кыш тупланган карларны дәррәү кузгата, ашыктыра башлый. Йа китә, йа башлана кыямәт!” (193 б.) Әмма бу “кыямәтне” китереп чыгаручы фактор булып кеше үзе тора. Моңа автор да бик ачык итеп басым ясый. Урманнар киселү, җир астыннан нефтьләр чыгару – болар табигатькә зыян сала, шуның нәтиҗәсе булып, табигать тә кешегә җавап бирә.

Яңа зират төзелә, әмма анда берсенең дә үлгән туган-кардәшләрен күмәргә теләкләре юк, чөнки барлык нәселләрен үз артыннан ияртәчәк дигән имеш-мимеш тарала Язкилдедә. Хәйретдин агай үзен күмәргә васыять иткәч, Сәләхетдин дә, Мирфатыйх та аның янына уеннан кире кайтырга үгетләргә киләләр. Шунда Хайретдин агай аларга туган булуларын әйтә, нәтиҗәдә ике гаилә дуслаша.

Гаиләләрнең дуслашу вакыйгасын автор таң ату белән тиңли. Шушы урында таң ату күренешен бирә:

Таң ата! Олы су башы агара, таң җиле кыштырдап килеп җитә, Язкилде авылында беренче булып Сәләхетдиннәрнең ишле кураларына кагыла. Таң җиле кырлар, болыннар өстеннән Язкилде урамнарына туклык-татулык исен – башак исен алып килә. Кош-корт уяна, маллар калкының бикле ишекләргә, капкаларга үреләләр. Хуҗалар гына йоклый!.. Гәрәй-хан да куначадан очып төшә. Горур басып... Сәләхетдиннәр читәненә куна һәм дөньяны таң калдырырлык иркен тавыш белән “кикри-күк!” дип кычкырып җибәрә. Курыкмыйча кычкыра, чөнки хуҗалар әле таң йокысында изриләр...” (263 б.).

Әдәбиятта пейзажның иң кулланылган вазыйфасы булып психологик форма тора. Татар әдәбиятында табигать, нигездә, персонажның дөньяга карашы аша уздырыла. Еш кына сурәтләнгәннәр субъектив психологик кичерешнең аерылгысыз өлешенә әйләнә. Шушы чикләрдә һәр автор табигатьне үзенчә тасвирлый. “Язкилде өстендә тынгысыз төн иңде. Язкилде күгендә тынгысыз болытлар куерды” (249 б.), дигән юллар әйтерсең лә Хәйретдин агайның сәламәтлегенә дә ишарә ясый. Икенче бер мисалда Җәмилгә гашыйк булып йөргән Вәзиләнең халәте тасвирлана: “Җиңүгә ышанып көткәнгә көннең үткәне сизелмәде дә диярлек. Вәзилә Зөфәрне белә иде, ул аңа ышана иде. Сүрелә төшсә дә, көн элеккечә чалт аяз һәм тыныч иде. Җәмил кайтыр вакытны чамалап Вәзилә урам якка караган өч тәрәзәне дә киереп ачып куйды, бүлмәләргә коры хуш исле җәй һавасы кереп тулды: кыз тәрәхзәдән тәрәзәгә, елмайган хәлдә, аны көтә башлады”(184 б.).

Зөфәр апасы Вәзиләнең үгетләвен тыңламады, ул үз вөҗданында саф булып чыкты, күңелендә канәгатьлек хисе хөкем сөрә. Әмма әлеге канәгатьлек хисен апасыннан курку хисе дә биләп ала. Бәлки шушы хистән арыну өчендер әдип Зөфәрне гаҗәеп матур табигать кочагында алып килә: “Ул, Олы су буенда бер максатсыз, мәгънәсез йөреп талчыккач, биек, куе үләннәр арасына кереп күмелде. әмма үзенең гаҗәеп бер матурлык арасына чумуын аңламады. Көн шул кадәр рәхәт, җылы иде, җилсез, тып-тын иде... Кояш нурлары аның битен иркәли... Кошлар пыр да пыр аның тирәсеннән очып чыгалар, күккә атылалар, күк үзенең сыек саф зәңгәрлеге белән искиткеч матур иде” (198 б.). Әйтерсең автор, Зөфәрне әкияти дөньяга китерә, әлеге дөньяның матурлыгы һәм чисталыгы, персонаж күңеленең, намусының чисталыгы белән паралельләштерелә.

Ләкин автор капма-каршы куюны да куллана, ягъни кеше халәте белән табигать күренеше халәте туры килми. “Тормыш, табигать, кошлар дөньясы бүгенге көн, бүгенге мәшәкатьләр белән мәшгуль! Алар ашыкмыйча, иртәге көн тизрәк килсен иде дип теләмиләр, бүгенгенең рәхәт сөенечләреннән тәмам бәхетлеләр иде” (199 б.)

Табигать күренешләре ярдәмендә автор күп кенә чагыштырулар да үткәрә. Мәсәлән, Зөфәрнең уйга батып яткан вакыйгасында кешенең тууы, ананың көләч йөзе кояш булып күренеү, ана күзләре якты йолдыз булып күренүләре моңа ачык мисал булып тора.

Әсәрдә “төн” күренеше уйлану, уйга бату белән бәйле итеп бирелә: “Сәләхетдиннең төн буе керфеге йомылмады, уйлады да уйлады. Тик аның уенда машинаны ваткан юньсез Хәйдәр дә, чак кына үлми калган Гөлбикә дә, тиздән судка биреләчәк Мирфатыйх чалыш та юк иде, ул төне буе тоташтан Хәйретдин агай турында. Аның әҗәлен сизгәч әйткән васыяте турында гына сызланып уйлады” (250 б.) яисә “Йокыга киткән Сәләхетдин кулы яман сызлап уянды. Кул сызлаган саен ул ерак тарихка, бабаларына юнәлде... Мирфатыйх та уй тозагыннан ычкына алмады. Юк өчен туганы белән сугышып ятуы күз алдына килә дә кан тамырлары чемердәп китә иде аның...” (263 б.) Шушы җирдә татулык исен җил образы алып килә.

Гомумән алганда, татар әдәбиятында табигать күренешләре үзенчәлекле әдәби-эстетик вазифа башкара: алар кешене сурәтләүдә катнаша, аның холык-фигыле белән янәшә, ниндидер “чиктәш” халәтне ача. Боларны Аяз Гыйләҗев бик оста куллана белә.

Табигать авылга гына хас күренеше белән тасвирлана. Бу аеруча кош-кортларның тавышы ишетелү, чиста һава, чишмә сулары кебек сүзтезмәләр кулланышында күренә.

Шулай итеп, пейзаж язучыларның иҗат индивидуальлеген, метод һәм стиль үзенчәлеген генә түгел, милли әдәби традицияләрне дә чагылдыра. Кеше рухының сүз белән әйтеп бирә алмаган халәтен бирүдә Аяз гыйләҗев табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә. Табигать күренешләре геройларның тормышына, сөенеч һәм көенечләренә яраклаштырып биреләләр. әмма кайбер очракта әдип табигать белән кеше рухындагы капма-каршы халәтне сурәтләүгә дә мөрәҗәгать итә. Шуның белән укучы күңеленә нык тәэсир дә ясый.

Икенче бүлек

РУС ӘДӘБИЯТЫНДА ТАБИГАТЬ ТЕМАСЫ:

АЛЕКСАНДР КУПРИН ИҖАТЫ МИСАЛЫНДА

Рус әдәбиятында да табигать темасына зур урын урын алып тора. XIX гасыр башында табигать матурлыгы җәмгыятьтә хөкем сөргән явыз көчләргә, начарлыкка камил, чиста бер көч буларак каршы куела.

Александр Иванович Куприн үткән гасырның ахырында һәм XX гасырның башында әдәбият мәйданына килгән зур төркем рус язучыларының иң күренеклеләреннән берсе булып санала. Ул рус әдәбиятында Л.Н.Толстой, И.С.Тургенев, Ф.М.Достоевский, А.П.Чехов кебек бөек язучыларның данлыклы иҗат эшчәнлеген дәвам иттерүчеләрдән санала һәм критик реализм принциплары нигезендә тирән эчтәлекле, югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән кыйммәтле әсәрләр язып калдыра. Аның повестьлары, хикәяләре, романнары хәзерге көндә дә җуелмас бер кызыксыну, иң таләпчән әдәби зәвыкны да канәгатьләндерерлек эстетик ләззәт белән укылалар [Даутов, 1988: 493].

Купринны әдәбият дөньясында язучы итеп таныткан беренче зур әсәре – “Молох” повесте (1896). Аның “Олеся”, “Атышу”, “Гамбринус”, “Тост”, “Изумруд”, “Суламифь”, “Ак пудель”, “Фил”, “Җир карынында”, “Ю-ю”, “Тылсымлы доктор”, “Елга буенда”, “Балалар бакчасы” дип аталган иҗат җимешләре – тирән эчтәлекле, тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләр. Бу әсәрләрнең кайсын гына алсак та, аларда, башка темалар белән беррәттән, табигать темасы да урын ала.

А.Куприн табигате – гаделсезлеккә һәм явызлыкка реалистик протест ул. Аның табигате якты һәм оптимистик, гөнаһсыз. Автор фикеренчә, чын кеше менә нәкъ шундый булырга тиеш. Табигать тә төрле, үзенчәлекле, кызыклы.

Табигать матурлыгы, табигать дөньясы аша А.Куприн кеше хисләренең нечкәлекләрен ачып күрсәтә. Эчке дөньясы бай булган, киң карашлы, нечкә күңелле кеше генә әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күә һәм тоя ала. Купринның геройлары укучы алдына нәкъ менә шундый булып килеп баса – чиста күңелле, якты, бай рухи дөньялы. Алар уникаль табигать фонында – барын да күрә, барын да аңлый торган

А.Куприн табигате – прозаик геройларының шатлыкта һәм күптөрле серләрне саклый торган табигать дөньясында яшиләр,төрле вакыйгаларның шаһите булалар.да, кайгыда да дашы һәм әйтерсең күренми торган шаһите. Беренче очракта ул геройларның бәхетле минутларында шатлыкларны уртаклаша, кайгыда – хәлләренә керә, алар өчен борчыла.

Мисал өчен А.Купринның гуманлылык белән сугарылган “Олеся” хикәясен алыйк. Әсәрнең ике бүлегендә автор җилне тасвирлауга шактый зур урын бирә:

“Ветер за стенами дома бесился, как старый озябший голый дьявол. В его реве слышались стоны, визг и дикий смех. Метель к вечеру расходилась еще сильнее. Снаружи кто-то яростно бросал в стекла окон горсти мелкого сухого снега. Недалекий лес роптал и гудел с непрерывной, затаенной, глухой угрозой…

Ветер забирался в пустые комнаты и в печные воющие трубы, и старый дом, весь расшатанный, дырявый, полуразвалившийся, вдруг оживлялся странными звуками, к которым я прислушивался с невольной тревогой. Вот точно вздохнуло что-то в белой зале, вздохнуло глубоко, прерывисто, печально. Вот заходили и заскрипели где-то далеко высохшие гнилые половицы под чьими-то тяжелыми и бесшумными шагами. Чудится мне затем, что рядом с моей комнатой, в коридоре, кто-то осторожно и настойчиво нажимает на дверную ручку и потом, внезапно разъярившись, мчится по всему дому, бешено потрясая всеми ставнями и дверьми, или, забравшись в трубу, скулит так жалобно, скучно и непрерывно, то поднимая все выше, все тоньше свой голос, до жалобного визга, то опуская его вниз, до звериного рычанья. Порою бог весть откуда врывался этот страшный гость и в мою комнату, пробегал внезапным холодом у меня по спине и колебал пламя лампы, тускло светившей под зеленым бумажным, обгоревшим сверху абажуром” (“Олеся”).

“Олеся” әсәрендә автор буржуаз цивилизация җиле кагылмаган, табигать чолганышында яшәүче кешеләргә дан җырлый. Кыргый, шул ук вакытта бөек, искиткеч матур табигать тирәлегендә көчле, корыч холыклы кешеләр – табигать балалары яши. Төп героиня Олеся нәкъ шундый – табигатьнең үзе кебек гади, табигый һәм матур. Автор “урман кызы”н, дөрес, идеаллаштыра. Аның психологик яктан нечкә мотивашкан үз-үзен тотышы тормышның реаль перспективаларын күрергә мөмкинлек бирә. Илаһи көчләргә хас булганча бу матурлык кешеләр арасындагы каршылыкларга гармония кертеп җибәрә. Бу үзенчәлек Иван Тимофеевичка булган мәхәббәттә дә чагылыш таба. Олеся күпмедер вакытка табигый кичерешләрен югалткан әйләнә-тирәдәгеләргә бу хисне кабат табарга ярдәм итә кебек. Шулай итеп, табигать ярдәмендә реалист герой һәм романтик-героиняның мәхәббәте тасвирлана. Иван Тимофеевич романтик Олеся дөньясына, ә Олеся – Иван Тимофеевичның реаль дөньясына килеп керә.

“Олеся” әсәрендә А.Куприн кышкы матурлыкны түбәндәге җөмләләр белән тасвирлый: «Нависшие на ветвях пышные комья снега давили их книзу, придавая им чудесный, праздничный и холодный вид.» «Снег розовел на солнце и синел в тени. Мною овладело тихое очарование этого торжественного, холодного безмолвия, и мне казалось, что я чувствую, как время медленно и бесшумно проходит мимо меня.» (“Олеся”)

Табигать темасы А.Купринны бөтен тормышы, иҗаты буенча кызыл җеп булып бара. Бу теманың чикләре – табигать һәм аның көчләре, табигатьнең бер өлеше буларак хайваннар дөньясы, табигать һәм кеше мөнәсәбәтләре. Купринны атның матурлыгы (“Изумруд”), этнең тугрылыгы («Белый пудель», «Собачье счастье»), яшь туташның матурлыгы («Суламифь») сокландыра. Бу әсәрләрдә автор тере табигатьнең матурлыгына дан җырлый. Автор фикеренчә, табигать белән гармониядә яшәгән кешенең генә мәхәбәте чын һәм ихлас.

Тропинка шла вдоль высокого прибрежного обрыва, извиваясь в тени столетних маслин. Море иногда мелькало между деревьями, и тогда казалось, что, уходя вдаль, оно в то же время подымается вверх спокойной могучей стеной, и цвет его был еще синее, еще гуще в узорчатых прорезах, среди серебристо-зеленой листвы. В траве, в кустах кизиля и дикого шиповника, в виноградниках и на деревьях – повсюду заливались цикады; воздух дрожал от их звенящего, однообразного, неумолчного крика. День выдался знойный, безветренный, и накалившаяся земля жгла подошвы ног. (“Белый пудель”)

Четырехлетний жеребец Изумруд – рослая беговая лошадь американского склада, серой, ровной, серебристо-стальной масти – проснулся, по обыкновению, около полуночи в своем деннике. Рядом с ним, слева и справа и напротив через коридор, лошади мерно и часто, все точно в один такт, жевали сено, вкусно хрустя зубами и изредка отфыркиваясь от пыли. (“Изумруд”)

Гомумән алганда, Купринның сәнгатый дөньясында табигать образы кеше концепциясе белән тыгыз бәйләнгән. «Вальдшнепы», «Ночь в лесу» лирик миниатраларында, “Полесский цикл”да табигать темасы ачык чагыла. Аларда автор туган як табигатенә дан җырлый, туган табигатьнең урманнары, елга һәм күлләрен образлы метафоралар, чагыштырулар ярдәмендә укучы күз алдына бастыра. «Пустые дачи» хикәясендә көз башы бөтен нечкәлекләре белән сурәтләнә, «Золотой петух» әсәрендә кояш чыгышы матур сурәтләрдә күз алдына килеп баса.

Табигатьнең матурлыгы А.Купринның “Листригоны” очеркларында да ачык сурәтләнә. Бу очеркларда балыкчылар тормышы тасвирлана. Диңгезнең матурлыгын, тынычлыгын, зәңгәр күк йөзен сурәтләгәндә, автор кызыклы чагыштырулар, җанландырулар, эпитетлар куллана. Табигать чолганышында көн итүче балыкчылар һәм аларның табигать белән элемтәләре мисалында Куприн табигать белән бәйләнешен югалткан кешенең яшәеше дөрес һәм тулы түгел дигән фикерне үткәрә. Шул бәйләнешне югалту авторны борчый. Аучылар турындагы сюжетларда да табигать һәм кеше бәйләнешенең фәлсәфи асылын ачып бирә.

ЙОМГАК

Әлеге фәнни-гамәли эшебездә без А.Гыйләҗев һәм А.Куприн иҗатлары мисалында табигать темасының яктырылу үзенчәлекләрен ачыкладык. Эш барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Һәм А.Гыйләҗев, һәм А.Куприн иҗатларының буеннан-буена табигать күренешләре тасвирламасы бара. Кайсы гына өлкәдә иҗат итмәсеннәр – алар һәрвакыт тормыштагы катлаулы иҗтимагый күренешләргә, кешене борчыган проблемаларны яктыртырга омтылалар. Чорның катлаулы проблемаларын, мәсьәләләрен чишәргә алынсалар да, аларның теленең гадилеге, клланылган әдәби алымнарның муллыгы гел игътибарны җәлеп итә. Бу аеруча табигать күренешләренең кулланылышында чагылыш таба.

Аяз Гыйләҗев тә, Александар Куприн да – киң кырлы талант ияләре. Аларның үзләренә генә хас иҗат манералары, стильләре бар.

Аяз Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә” повестендә бер нәселдән чыккан Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар гаиләсенең үзара мөнәсәбәте нигезендә бөтен татар милләтенә хас булган проблемаларны һәм үзенчәлекләрне күрсәтә. Матди байлыкның рухи хәзинә белән тиңләшә алмавы, алар арасында хасил булган зур упкын табигать күренешләре ярдәмендә ачык тасвирлап бара. Тематик яктан әдипнең күпчелек повестьләре авыл тормышына багышланган. Автор гади кешенең шәхес буларак рухи бөеклегенә дан җырлый, эгоизм, кешелексезлек, бюрократлык, ваемсызлык, карьеризм кебек яман сыйфатларны сарказмлы, усал көлү белән фаш итә.

Повестьта табигать күренешләренең түбәндәге функцияләре ачыклана:

–вакыйгаларның урынын, вакытын билгеләү;

– әсәрне кабул итүгә көйләү һәм геройларның психологик халәтен ачу;

–пейзаж үзе аерым образ буларак бирелә, шуның аркылы автор фикере билгеләнә

–пейзаж эстетик вазыйфа үти.

Әсәрдә аерым образларның табигатькә мөнәсәбәте дә ачыклана. Мәсәлән, Хәйретдин агай образы мисалында ачык күренә. Хәйретдин агайның яшәү рәвеше, уй-гамәлләре белән әдип уңай идеалны чагылдыра. Ул Язкилде авылы кешеләренә янаган зур кыркынычны – ата-бабадан калган матур гадәтләр белән гуманлы әхлакның юкка чыгу ихтималы булуын да алдан кисәтеп куя. Повестьның финалында әдип байлык аркасында ике якка аерылган Мирфатый һәм Сәләхетдиннәрнең, алардан аерылган Хәйретдин агай белән якынаюларын күрсәтә. Олы милләтнең бер ячейкасы булган Мортазиннар нәселенең гыйбрәтле язмышы аша милли бердәмлек, милли татулык идеясен хуплый. Моны әдип таң ату күренеше белән параллель дә тасвирлый.

Әсәрдә җил образы, нигездә начар хәбәрләр китерүче буларак күзаллана. Биредә исә, киресенчә ул татулык исен китерүче буларак йөри.

Аяз Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” әсәрендә аерым образ дәрәҗәсенә Олы су елгасы үстерелә. Ул вакыйгаларның шаһите дә, шул ук вакытта авылда барган көнкүрешкә протест белдерүче буларак та кулланыла. Олы су елгасы конфликт чишелешендә дә зур роль уйный.

Куприн табигате – гаделсезлеккә һәм явызлыкка реалистик протест ул. Аның табигате якты һәм оптимистик, гөнаһсыз. Автор фикеренчә, чын кеше менә нәкъ шундый булырга тиеш.

Гомумән алганда, А.Купринның сәнгатый дөньясында табигать образы кеше концепциясе белән тыгыз бәйләнгән. «Вальдшнепы», «Ночь в лесу» лирик миниатраларында, “Полесский цикл”да табигать темасы ачык чагыла. Аларда автор туган як табигатенә дан җырлый, туган табигатьнең урманнары, елга һәм күлләрен образлы метафоралар, чагыштырулар ярдәмендә укучы күз алдына бастыра. «Пустые дачи» хикәясендә көз башы бөтен нечкәлекләре белән сурәтләнә, «Золотой петух» әсәрендә кояш чыгышы матур сурәтләрдә күз алдына килеп баса.

Аяз Гыйләҗев тә, Александр Куприн да герой, персонажларның эчке дөньясын ачуда пейзаж элементларына, табигать күренешләренә еш мөрәҗәгать итәләр. Кешенең рухи халәтен, психологиясен сүз белән әйтеп бирә алмаган халәтен бирүдә дә табигать күренешләреннән файдалану зур уңышка китерә.

Табигать күренешләренең гадилеге, аның матурлыгын бирү осталыгы, ихлас күңелдән соклана белү, табигать тормышының күртөрлелеген аңлау, аны укучыга аңлата алу, геройларның характерларын табигать үзгәреше белән янәшә, яисә капма-каршы бирү осталыгы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне табигать күренешләре ярдәмендә бирү ягыннан Аяз Гыйләҗев һәм Александр Куприн иҗатлары үрнәк булып торырга лаек.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Фәнни әдәбият

Татар теленедә:

Әдәбият белеме сүзлеге/ төз. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 239 б.

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

Татар әдәбияты тарихы. – 6 томда. – Т. 6. – Казан: “Раннур” нәшр., 2001. – 541б.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 317 б.

Хатипов Ф. Әдәбият теориясе / Ф. Хатипов. – Казан: Раннур, 2002. – 351 б.

Рус телендә

Есин А. Б. Принципы и приемы анализа литературного произведения / А. Б. Есин. – М.: Флинта. – Наука, 2000. – 248 с.

Запевалов В.Н. Всероссийская научная конференция “А.И.Куприн и русская литература XIX-XX веков” / Запевалов В.Н. // Русская литература. – 1996. – №2. – С.220 – 223.

Хализев В. Е. Теория литературы. / В.Е. Хализев. – М.: Высш. шк., 2000. – 398 с.

ЧЫГАНАКЛАР

Гыйләҗев А. Әсәрләр, дүрт томда. 3-том / А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 567 б.

Куприн А. Избранные произведения: электронная библиотека. http://az.lib.ru/k/kuprin_a_i/

Куприн А. Гранатовый браслет. // Гранатовый браслет. Повести и рассказы. / А.Куприн. – Воронеж: Центрально-чернозёмное кн. изд-во, 1966. – С. 3 – 70.

Куприн А. Гранат кашлы беләзек. / А.Куприн. // Повестьлар. Р.Даутов тәрҗемәсе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б. 434 – 492.

[1] Гыйләҗев А. Әтәч менгән читәнгә / Гыйләҗев. А. Әсәрләр, дүрт томда. 3-том: Повестьлар.Роман.- казан: Татар. кит. нәшр., 1994.- 144-264бб. (Алга таба бит саннары җәяләр эчендә күрсәтелеп барыла).
Made on
Tilda