Дәрес эшкәртмәсен төзеде :Кәримова Рүзилә Фирдәвес кызы
Предмет: Туган тел
Дәрес темасы:. Сузык һәм тартык авазлар иленә сәяхәт.
Максат: 1. Фонетика бүлеге буенча үткәннәрне (сузык һәм тартык авазларны) кабатлау; алган белемнәрне гамәлдә дөрес куллан алу күнекмәләрен үстерү.
2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3. Сыйныфташлар белән үзара хөрмәт итешеп, проблеманы бергәләп чишәргә өйрәнү, иътибарлы булырга омтылыш тудыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Предметара: сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү шартлары тудыру.
Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшлчәнлеген оештыра белүе.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.
Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.
Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.
Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; диалогта, әңгәмәдә катнашу осталыгын үстерү.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Эш формалары. экран, компьютер, “юл ачу” картасы, алдан әзерләнгән 6 конвертта карточка-биремнәр,
Җаһазлау Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева. “Татар теле ”: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, компьютер, карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар!
-Хәерле иртәләр теләп, дәресебезне башлыйбыз.
- Сыйныфта мин (укучы исемен һәм фамилиясен атый) дежур, бүген сыйныфта барсы да бар..
- ( Һава торышы музыкасы яңгырый )
- (Бер укучы чыгып экран каршында һава торышын сөйли) Бүген егерме бишенче ноябрь, атнаның 5 көне, җомга. Урамда салкын, кар ява. Төнлә температура 10 градус, көндез 8 градус, җил төньяктан. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
- Рәхмәт.
- Дәресемне мин шигырь юллары белән башлап җибэрэсем килэ.
Тел милләтне саклый диләр
Туган телне белү кирәк
Сөйләшүче безгә үрнәк.
Сөйләмебез яңгырашлы,
Аңлаешлы булсын дисәк,
............... без өйрәник
Аваз –...............................
-Без өйрәник
-Нәрсәне өйрәник?
-Аваз- ул нәрсә?
-Күргәнегезчә, шигырьнең ахыры юк,шигырьнең сүзләре төшеп калган. Безнең максатыбыз шушы шигырьнең юлларын эзлэү,табу.Шушы юлларны табу өчен мин сезгә квест уенын уйнарга тәгъдим итэм. ( ул сөйләмдә бүленми торган бер кисәк.)
-Укучылар, ә нәрсә соң ул квест, бу уенны уйнаганыгыз бармы? ( бар)
- Нинди квестлар беләсез? ( математик,тарихи квестлар)
- Квест ул-инглиз теленннән кергән “эзләү” дип тәрҗемә ителә
-Димәк, бу уенда һәрвакыт нәрсәнедер эзләргә , бирем яки сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.
“Юл ачу” картасы (тактага юл ачу картасы эленә)
1,4,1,11,15,1,21
1-А 11-3 4-В
15-Л 21-Р
?
-Шушы карта ярдәмендә бирелгән саннар һәм хәрефләр ярдәмендә шигырьдәге төшеп калган сүзне билгелик әле.
Алфавитның 1,4,1,11,15,1,21 нче хәрефләрен кушып нинди сүз килеп чыгасын әйтегез? ( Авазлар)
- Димәк, бүгенге квест дәресебезнең темасы нинди булыр? ( Авазлар)
- Ә авазларны татар теленең кайсы бүлеге өйрәнә.(Фонетика)
-Укучылар безнең максатыбызнинди булыр? ( Авазлар һәм фонетика бүлеген кабатлау)
Без сезнең белән фонетика шәһәренә барабыз
- Фонетика шәһәренә без сезнең белән елгалар, таулар, урманнар, чишмәләр сазлыклар аша барачакбыз.
-Квест уеныбызны башлыйбыз. Һәр дөрес эшләнелгән квест өчен мин сезгә сихри конвертлар биреп барачакмын.
-Беренче тукталышыбыз: “ Югалган сүзләр” тукталышы.
-Елганы кичәр өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк.Мин сезгә карточкалар таратам,шулар белән эшләп алабыз
Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куярга кирәк. (Төркемнәрдә эш .Һәр дөрес җавап өчен төркемнәргә конверт бирелә).
Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар иренләшкән һәм ............................ сузыкларга бүленәләр. Татар телендә калын һәм ...................... сузыклар бар. Татар телендә .......... сузык һәм ...............тартык аваз бар. Авазлар ............................... органнары ярдәмендә ясала.
-Юлыбызны дәвам итәбез, чираттагы тукталышыбыз: “Яшерен авазлар” тукталышы
-Ә хәзер әйдаманнар ярышын уздырабыз.Төркемнәр үзегезнең әйдаманыгызны сайлагыз әле.
-Табышмакларның җавапларын табарга
( Презентацияда,табышмакларның җавабын табып нинди сүз килеп чыкканын әйтәләр)
1. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.( С авазы)
2. Өй башында нәрсә була? ( Ө авазы)
3. Көй азагында нәрсә була? ( Й авазы)
4. Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк. ( Л авазы)
5. Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.( Ә авазы)
6. Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.( М авазы)
-Укучылар без сезнең белән барып ардык.Әйдәгез туктап ял итеп алабыз.“Ял” тукталышы
-Үзебезнең яратып җырлана торган җырыбызны җырлап алыйк эле. (“ И туган тел “ җырын җырлыйлар.)
-Әйдәгез уйнап алабыз, мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез калын әйтелешле сүзгә басасыз, нечкә әйтелешле сүзгә утырасыз. ( Колын, чәчәк, алан, күлмәк,йолдыз, , үлән, сукмак, җиләк, күк, урман.)
-Шулай итеп без сезнең белән калын һәм нечкә сузыкларны кабатлап алдык.
- Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез.
-Тамакларда кипте, алдагы тукталышыбызга туктап чишмә суын эчик эле. “Чишмә” тукталышы
–Хәзер интерактив бирем эшләп алабыз “ Кемнең миллионер буласы” килә уены (интерактив бирем)
Алдагы тукталышыбыз: “ Тартыклар сазлыгы” тукталышы
-Хәрефләр таралышканнар.Алардан бер сүз төзергә кирәк.Килеп чыккан сүздән кем күпме сүз төзи ала? (ФОНЕТИКА)
Он,ат,ит,фон,акт,ант,фа,факт,итек,кан,кат,кит,кино,ток һ.б.
Киләсе тукталышыбыз фонетика шәһәренә килеп тә җиттек.
-Димәк фонетика булеге нәрсәләрне өйрәнә? ( авазларны өйрәнә)
-Сезнең кулыгызда сихри конвертлар: . сөйләмдә, ул, бер, бүленми, кисәк, то
-Без сезнең белән бүген биремнәрне дөрес эшләп, шигыребезнең төшеп калган сүзләрен таптык. Димәк, нинди сихри сүзләр таптык, укучылар? (ул сөйләмдә бүленми торган бер кисәк.)
Аваз- ул сөйләмдә бүленми торган бер кисәк.)
Тел милләтне саклый диләр
Туган телне белү кирәк
Сөйләшүче безгә үрнәк.
Сөйләмебез яңгырашлы,
Аңлаешлы булсын дисәк,