“Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр”дип язган Ризаэтдин бине Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет-нәсыйхәт “ китабында.
Бу, чыннан да, шулай. Без –укытучылар балага белем генә биреп калмыйча, аларны гомерләре буе озатып барырлык тәрбия бирәбез, тормышка әзерлибез.
Мәктәбебез рус-татар мәктәбе санала, бу статусны ул 1993 нче елда ала.
Безнең уку йортында төрле милләт вәкилләре белем ала: татарлар, руслар, башка төрле милләтләр.Алар арасында аварлар, немецлар, кабардин, кыргыз, даргин, лезгиннар да бар.
Эшебез,әлбәттә, башка мәктәпләрдәге күк, планлаштырудан башлана.Август аенда эшчәнлегебезгә план төзеп,максат һәм бурычларны билгеләп куябыз. Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм:
Әти-әниләр белән эшчәнлек. Ата-аналар җыелышында әңгәмә;максат-бурычлар кую;бәйрәм-чараларга чакыру;ярдәм күрсәтү.
Балалар бакчалары белән эш. Күмәк план төзү; ачык ишекләр көне үткәрү; ата-аналар белән эшләү;күмәк бәйрәм-кичәләр оештыру.
Авыр үзләштерүче балалар белән эш. Аларны барлау, ачыклау;алар белән даими эш; ел дәвамында төрле ярдәм күрсәтү.
Сәләтле балаларны барлау, ачыклау;алар белән даими эш;ел дәвамында төрле конкурс, конференцияләрдә катнашу.
Мәктәбебезнең белем һәм тәрбия бирүдәге төп юнәлешләренә күчик. Һәр мәктәптәге кебек үк уку-укыту барышына,белем бирү- дәресләргә аерым игътибар бирелә. Укытучыларыбыз дәресләрне кызыклы,мавыктыргыч итеп оештыралар,юбиляр шәхесләребезнең туган көннәрен дә билгеләп үтәләр.
Шулай ук дәрестән тыш эшчәнлеккә дә аерым игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсендә, укучыларның фәнгә,телгә кызыксынулары арта.
Балалар бакчалары белән эшчәнлекне раслаучы берничә фото тәкъдим итәбез. Гадәттә кунакларыбыз “Әлифба”, “Сөмбелә”бәйрәмнәренә килергә яраталар. Без аларга исә тематик кичәләргә керәбез. Бу исә булачак укучылар, әти-әниләр белән алданрак танышуга китерә.Шул исәптән мәктәп белән кызыксындыру да булып тора.
Күп еллар “Сабантуй” журналы белән хезмәттәшлек итәбез.
Элек газета булган чордан ук хезмәттәшлегебез бара.Гап-гади газетага язылудан башланып киткэн хезмәттәшлек нәтиҗәсе бу. Текстларын дәресләрдә,дәресләрдән тыш эшчәнлектә кулланабыз. “Каурый каләм” иҗади тугәрәгенә йөрүче укучыларның шигырьләре,язмалары,рәсемнәре журнал битләрендә басыла башлады. Уңышлары күп булган, төрле өлкәләрдә үзләрен сынап караган актив укучыларыбыз турында журнал битләрендә яздылар: спорт мастеры булырга әзерләнүче тимераякта йөгерү буенча зур уңышларга ирешкән 9нчы сыйныф укучысы-Зарипова Диләрә, артист булырга әзерләнүче Шириева Азалия, тиздән сәхнәләребездә уйнаячак Энҗе Әхмәтҗанова лар турында матур гына язмалар басылды. Үзләренең хезмәт нәтиҗәсен күреп, укучыларның,әти-әниләрнең кызыксынулары артты. Бу күренеш безне алдагы баскычка күтәрде- киләсе юнәлешкә этәрде. Бу – профориентацион эш,ягъни һөнәрләр белән таныштыру,сайларга булышу эше иде.
Очрашу оештырып, КФУ,РИИның доценты Ләйлә Сабированы мәктәбебезгә дәштек. Менә шуннан - КФУ һәм РИИ ның журналистика факультеты белән элемтәдә тору, уртак эшчәнлек башланды. Уку йортлары оештырган төрле конкурс-конференцияләрдә теләп катнашабыз, үзләрен очрашуга, җитди уен, әңгәмәгә чакырабыз. Нәтиҗәдә, укучыларыбыз һөнәр сайлау этабында әлеге факультетларны сайлап, абитуриентлар да булып куялар. Слайдта- кунагыбыз Ләйлә Сабирова, аның белән очрашу мизгелләре, эшчәнлебезне раслау мактау хатлары, дипломнар.Шушы чаралар нәтиҗәсендә,иҗади укучыларыбыз артты.Безгә тагын бер юнәлеш кирәклеген аңладык.
Әлбәттә, тәрбия барышы төрле бәйрәм, музей,театр,ярминкәләргә чыгусыз булмый. Алар балаларның дөньяга карашын үзгәртә, төпле, үз-үзенә ышанучы һәм кызыксынучан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Рәсемнәрдә шундый чараларның кайберләре. Менә шушы театрларга сәяхәтнең берсендә укучылардан берсе үзләренең дә сәхнәдә уйный алулары турында әйтеп куйды. Чынлыкта исә алар инде артистлар,чөнки һәр бәйрәм,чара,очрашуга театральләштерелгән тамаша куела.Күптән кызыксынган,хыялланган укытучылар-, мәктәптә театр түгәрәге булдыру турында хыялландык һәм әкренләп аны тормышка да ашырдык.Шулай итеп, “Сәхнә”театр труппасы барлыкка килде. Аның белән янәшә “Нур” ансамбле оешты.
Сәнгатьнең көче кешенең күңелен дулкынландыру аша аны бертуктаусыз яхшылыкка,матурлыкка, яктылыкка омтылдыруда дип язган Иван Сергеевич Тургенев.
Театр ул –сәнгать. Театрның башка тәрбияви методлардан аермасы – аның уенга корылуында.
Ул уен исә театраль эшчәнлекне тудыра. Сәхнәгә куелучы Һәр пьеса - тормышның кечкенә бер моделе. Уен баланы җәмгыятькә, кеше арасына кертергә ярдәм итә. Сәхнә уены аша бала төрле кешеләрнең мөнәсәбәтләре һәм һөнәрләр белән таныша бара, чөнки ул үзен төрле социаль рольдә сынап карый.Туган җиргә, якыннарына яхшы мөнәсәбәт, җәмгыятьнең тулы һәм кирәкле әгъзасы итеп тоя башлый.
Кеше – халыкның, милләтнең бер өлеше.
Патриотлык, ягъни ил,туган җир белән горурлану, аны ярату һәм хөрмәтләү– һәр кешенең энергиясен ныгыта алучы, аның тырышлыгын барлык халык һәм дәүләтнең омтылышы белән бәйләүче зур рухи көч.
Милли тәрбия - патриотлыкның аерылгысыз бер өлеше.
Укучыларны милли тәрбия аша патриотик,гражданлык һәм әхлакый яктан үстереп,горурланырдай шәхесләр итеп тәрбияләп була. Театр сәнгате әлеге тәрбиянең асылы.
“Сәхнә”театр коллективына,теләкләрен,мөмкинлекләрен исәпкә алып, 5-6нчы сыйныф укучыларын сайладык.Хәзер исә алар 9нчы сыйныфка баралар.Сәхнәдә үскән балалар алар.Без актерларыбыздан,әлбәттә, иҗади үсеш көтәбез. Бу үсеш спектакль уйнаудагы билгеле бер техникада түгел, ә билгеле бер рольне уйнаганда әлеге образны ачу өчен,баланың эзләнүе, рольгә үзенчә җан өрүе, тырышуы,үз өстендә эшли алуы,игътибарлы булуы, тирән фикер йөртә алуы, үзенең йөз,тән хәрәкәтләрен үзенчә килешле итеп уйната алуы.Укучылар үзләрен коллективта тотарга, җаваплылыкка, кеше мәнфәгатен кайгыртырга,иптәшләре өчен кайгырырга-шатланырга өйрәнәләр.
Спектакль –бөтен студия белән берничә ай эшләүче, аны уйнаучылар белән тулысынча шул чорга алып керүче, куелган максатка баруны тәэмин итүче зур проект.
Әлеге студияне җитәкләүче-Ситдикова Розалия Хадиулла кызы. Укучыларга берничә әсәрне тәкъдим итә,алар танышып чыгалар,сайлыйлар, шул чорның киемнәрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәләр,көй сайлыйлар,презентаөия һәм афиша әзерлиләр, рольләрне кабатлыйлар. Коллективта укучылар арасында видеооператор, тавыш режиссеры, рәссам-декоратор бар. Фильмны үзләре монтировать итәләр.Видеофильмнар укучыларга үзләрен читтән карап,хаталарын төзәтергә,рольне тагын да яхшырак аңлап уйнварга ярдәм итә.
Театр ярдәмендә укучы акыл,хис,эмоция туплый; хәтерен һәм сөйләвен, танып-белү сәләтен яхшырта.
Сойлэ проекты турында да берничә җөмлә әйтеп үтәсем килә.. 15 мартта башланган бу проектка без –укытучылар бик сак кына карадык.Ришат Әхмәдуллин килеп,беренче дәресне үткәргәч үк аңладым: балалар кызыксынып йөриячәкләр.Шулай булып чыкты да.Һәр дәресне көтеп алдылар.Финал өлешенә нинди дә булса эш куелырга тиешлекне белгәч, Г.Тукай туган көненә багышланган,аның әкиятләренә сәяхәт ясалык. 22 нче апрельдә элеге әкият-сәяхәт сәхнәгә куелды.Искиткеч бәйрәм булып үтеп китте бу көн!Менә шунда аңлашылды: безнең өлкән сыйныфлардан торган театр труппасына алмаш үсеп чыккан бит-бу-кечкенәләр төркеме! Үзебез дә сизмәстән,3-2нче сыйныфлардан торган төркемебез барлыкка килде!
Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллинның эшен, балаларның теләкләрен,кызыксынуларын күреп сөендек. Хәзер исә проектның уңышлы булуын танып, беренче нәтиҗәләрен күреп, аның дәвамлы булуын теләр идек.
Балалар өчен театр-уен, әти-әниләр өчен-бәйрәм,укытучылар өчен-эш. Бу иҗади эш театрның уен һәм бәйрәм рухы тудыруы хакына эшләнә.Театр мәктәбебездә яши, аның белән олысы да, кечесе дә хыяллана, рухлана, канатлана.
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. Ризаэддин бине Фәхреддин

- III Международная научно-практическая конференция «Айтматовские чтения» Диплом 1 степени в секции чтение прозы.2018г
- IV Международная научно-практическая конференция «Айтматовские чтения» Диплом 3 степени ,2019г.
- VI Международная научно-практическая конференция «Айтматовские чтения» Диплом участника ,2020г.
- районный фестиваль школьных театральных коллективов «Сәйяр” Диплом 1 степени ,2018
- республиканский театральный фестиваль детей и молодёжи «Сәйяр” Диплом наминанта коллективу “Сәхнә”2018г.
- районный фестиваль школьных театральных коллективов «Сәйяр” Диплом 1 степени ,2020г.
- республиканский театральный фестиваль детей и молодёжи «Сәйяр” Диплом наминанта коллективу “Сәхнә”,2021г.
- городской конкурс театральных коллективов «Да здравствует театр!» лауреат I степени,2021 г.
- городской конкурс театральных коллективов «Да здравствует театр!», номинация «Лучшее исполнение роли» Шарипова Лейсан,2021г.
- Международный Открытый театральный Фестиваль «Один день с театром» Дипломант 1 степени,2021 г.
- Фестиваль национальных культур «Алтын сәгать” Диплом IIIстепени,2021 г.
- Всероссийский фестиваль школьников «Ул кабызган утлар» Диплом II степени,2022 г.
- Районный тур городского фестиваля школьных театральных коллетивов «Сәяр” Диплом I степени,2022г.