Статьи

КОНСПЕКТ УРОКА "ДУСЛЫК", 5 класс (татарский язык для русскоязычных учащихся). Автор: Калимуллина Эльмира Фаритовна

Укытучы: Кәлимуллина Эльмира Фәрит кызы - Түбән Кама шәһәре, 22 нче гимназия, югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәрес темасы: “Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел”

Сыйныф: 5 нче сыйныфының рус төркеме

Дәрес максатлары:

Белем бирү:

“Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел” темасы буенча укучыларның лексик күнекмәләрен, тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү,

сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә лексик күнекмәләрне куллану.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

- укучыларның логик фикерләү сәләтен, күреп тану сәләтен үстерү;

- укучыларның сүзлек запасын баету;

- мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;

- аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

- коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

Тәрбияви максат:

-үзара дуслык хисен тәрбияләү;

- әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;

-дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, сыйфатлар язылган карточкалар, рәсемнәр төшерелгән карточкалар, дуслык темасын аңлатучы рәсемнәр, дәреслек “Татар теле”, 5 класс, Р.З.Хайдарова.

Дәрес барышы.

I. Оештыру этабы

- исәнләшү;

- психологик уңай халәт тудыру;

-Исәнмесез,балалар! Хәерле көннәр сезгә!

-Рәхмәт, сезгә дә хәерле көн булсын!

Укучылар тактада эленгән рәсемнәрне сайлыйлар, укытучы белән БЕРГӘ рәсемдә төшергәнне эшлиләр. Укытучы балаларга рәсем төшерелгән кәгазь тапшыра. Укучылар рәсем буенча урыннарга утыралар.



-Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!

2. УҢЫШ БАСКЫЧЫ белән эш.

- Укучылар, сезнең кәефегез нинди? Яңа белемне кабул итәргә әзерме? Сез дәрестән нәрсәләр көтәсез? Әлеге сорауларга җавапны уңышлар баскычында күрсәтегез.

Укучылар үз халәтләрен билгелиләр (ШӘП, ӘЙБӘТ, КИРӘКМЕ?)

Укытучы нәтиҗә ясый.

II. Уку эшчәлеген мотивлаштыру этабы.

Укучылар, урындык асларыгызга карагыз! Нәрсә бар? (мәкальләр язылган кәгазь)

Һәр команда мәкальдә төшеп калган сүзләрне табалар.

1 мәкаль – (Кем?) .... акчадан кыйммәт.

2 мәкаль - Чын (нәрсә?) ... авырлыкта сынала.

3 табышмак – Ребус ярдәмендә укучылар ДУСЛАШ китереп чыгарырга тиеш.

Дөрес җавапка төркемгә рәсем бирелә. 3 команда- 3 рәсем. (1- балалар, 2- малай һәм эт, 3- песи белән эт)

III. Уку мәсьәләсен кую.

Рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез? (Төркемнәр рәсемнәрне бер-берсенә күрсәтәләр.

Һәр команда чиратлап, рәсем буенча берничә җөмлә төзи.

1 нче рәсем- маэмай һәм песи

2 нче рәсем - малай һәм эт

3 нче рәсем - малайлар һәм кыз

- Ничек уйлыйсыз, бу рәсемнәр нәрсә белән охшаш? ( рәсемнәрдә ДУСЛЫК сурәтләнгән)

- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (ДУСЛЫК, ЧЫН ДУСЛАР ТУРЫНДА)

Максатны билгеләү

- Ә чын дус нинди була? (балалар җавабы)

- ЧЫН ДУС турында яхшырак, тулырак сөйләргә сезгә нәрсә ярдәм итәр? (яңа сүзләр ярдәмгә килер)

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1нче бирем. Дуслык темасы буенча лексика өстендә эш.

- Әйдәгез, шул сүзләр белән танышыйк.

1 нче бирем - ПАРЛАРДА ЭШ.

Өстәлләрдә кеше холкын белдерә торган сүзләр һәм аларның аңлатмалары язылган кәгазь битләре ята. Сүзләрнең мәгънәләрен тәңгәл китерегез.

ЧЫН – ИҢ ЯХШЫ ҮРНӘК, ИДЕАЛ БУЛЫП ТОРГАН

ЯРДӘМЧЕЛ- ЯРДӘМ ИТӘ ТОРГАН

ГАДЕЛ- ДӨРЕСЕН СӨЙЛИ ТОРГАН

ЯГЫМЛЫ – СӨЙКЕМЛЕ, КҮҢЕЛГӘ ЯТЫШЛЫ

ИГЪТИБАРЛЫ - КАЙГЫРТУЧАН

ТУГРЫЛЫКЛЫ - ЫШАНЫЧЛЫ

АКЫЛЛЫ- БАШЛЫ

БАТЫР – КЫЮ, КУРЫКМЫЙ ТОРГАН

ЮМАРТ- САРАН ТҮГЕЛ

САБЫР – ТҮЗЕМЛЕ

КҮҢЕЛЛЕ – ШАТ ТАБИГАТЬЛЕ

Экранга татарча сүзләр аңлатмалары белән чыгарыла. Барлык сүзләрне дә кычкырып әйтеп чыгу.

Укучылар парлап тикшерәләр.

- Хатасы булмаган парлар бармы? (бер-берегезне сәламләгез)

- Бер хатасы булган парлар кемнәр? (бер-берегезне җилкәләрдән сыйпагыз)

Ял вакыты

Укытучы сүз әйтә һәм хәрәкәтләр күрсәтә, балалар кабатлыйлар.

ДУС (бер тапкыр кул чабу)

ДУСЛЫК ( куллар белән аякларга тидерү)

ДУСЛАШ (иптәшеңнең кулларына тидерү)

2нче бирем. Дуслык темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

- Балалар, минем укучым үзенең дусты турында сөйләп видео төшерде. Әйдәгез, карап үтик әле.

Видео буенча фикер алышу

- Ләйсәннең дусты нинди? (ярдәмчел, гадел, юмарт)

- Ләйсән сезгә сәлам җибәрде, һәм сез дә дусларыгыз турында сөйләрсез дип ышанып калды.

- Ә сезнең дусларыгыз бармы?

- Балалар, кулыгызны күтәрегез. Карагыз! Кулда бармаклар берничә, алар төрле һәм кирәкле. Нәкъ дуслар кебек. Алар төрле, дуссыз яшәп булмый. Дуслар белән бергә, бердәм булганда гына без КӨЧЛЕ.

3 нче бирем

- Укучылар, өстәлләргегездә кул төшерелгән кәгазьләрне алыгыз. Икенче ягында бирелгән үрнәк буенча дустыгыз турында языгыз Аның тышкы кыяфәте һәм холкы турында язарга онытмагыз.

Мин сезгә _____________ турында сөйлим. Аның исеме ____________. Без аның белән ______________ дуслаштык. Без бик ___________. Дустымның ____________,

______________, ____________, ______________. Дустым _____________,

__________________, __________________. Без бергә _______________, ________________. Мин үземнең дустымны бик ________________ һәм __________________. Минечә, дуслык - ул ________________________.

4 нче бирем

Дус турында килеп чыккан текстларны уку.

(Төркемнән бер текст укыла, башка төркемнәр кем турында сүз барганын белелергә тиеш).

Кул төшерелгән кәгазьләрдән ДУСЛЫК АГАЧЫН ясау.

(Вазада торган каен ботакларына кул рәсемнәрен элеп кую).

-Укучылар, иртәгә язның беренче көне. Тиздән карлар эрер, ләйсән яңгырлар явар. Агачлар яфрак чыгарыр. Бу агач ботаклары да яфрак чыгарып, сезне шатландырыр, ямь-яшел яфракларны сез иртәрәк тә күрә аласыз әле.

- Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Вазага су салырга, вазаны якты, җылы урынга куярга кирәк.

- Әйтик, каен ботаклары – ул ДУСЛЫК. Фикеремне дәвам итегез.

(Дуслык та бик матур җимеш бирсен өчен, аны сакларга кирәк. Дусларга мөмкин кадәр игътибарлы, ярдәмчел булырга кирәк, аларга хөрмәт белән карарга кирәк.

Дәреснең бу өлешен төрле ситуациягә, төрле бәйрәмгә туры китереп була.

III. Рефлексия. Өйгә эш бирү.

УҢЫШ БАСКЫЧЫ аша рефлексия үткәрү.

- Укучылар, дәрестәге биремнәр кызыклы һәм җиңел булдымы, аларны башкару авырлыклар тудырдымы? Өйрәнгән материал сезгә кирәк булырмы? Әлеге сорауларны истә тотып, үзегезгә бәя бирегез. Кыстыргычны алып кирәкле сүзгә тоташтырыгыз.

- Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк. Димәк, сез бүгенге биремнәрне җиңеллек белән башкарып чыктыгыз, кәефләрегез шәп! Мин сезнең өчен бик шат!

- Уңыш баскычының арткы ягына игътибар итик. Биредә өй эше күрсәтелгән.

- Кыстыргычыгыз өске якта булса, өй эше булып дустыңа багышлап видео төшер.

- Кыстыргычыгыз уртада булса, дәрестә өйрәнгән сүзләрне кертеп, җөмләләр төзегез.

- Кыстыргыч аста – яңа сүзләрне ятларга.

- Дәрестә актив эшләгәнегез өчен, бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә!
Made on
Tilda