Статьи

Телдән журнал "Саннар күпере". Автор: Насырова Ямиля Равиловна

Тема: Телдән журнал «Саннар күпере”.

Максат:

1)дидактик-сан темаларын кабатлау, ныгыту; сүзләрне дөрес hәм матур язарга, әйтергә өйрәтү;

2)устереш-санны тану буенча фикерләү ысуллары формалаштыру;

3)тәрбияви-табигатҗкә, туган илгә, туган телгә мэхэббэт үстерү;

Җиhазлар:

1)слайдлар;

2)флешка;

3)ноутбук;

4) интерактив такта”

5)биремле карточкалар;

6)шакмаклар;

Дәрес төре: уку мэсьәләсен кую,чишү.

Укыту методы: иҗади уку,эзләнү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Исәнмесез, хәерле көн!

Безнең кадерле дуслар.

Безне көтә бүген монда

Кызыклы тамашалар.

Укучылар исәнләшәләр:

Хәерле иртә алсу таңнарга

Хәерле иртә зифа талларга

Хәерле иртә назлы җилемә

Хәерле иртә туган җиремә.

Исәнмесез,хөрмәтле укучылар! Утырыгыз! Ә хәзер, балалар, әйдәгез әле тәрәзәгә карыйк. Бүген иртән мәктәпкә килгәндә табигатьтә нинди үзгәреш сиздегез? Ә бүген татар теле дәресе дә калган дәресләрдән аерылып тора.Безнең дәрестә хөрмәтле кунакларыбыз бар, без укучылар дэрестә актив, яхшы эшләргә hәм белемнәребезне күрстергэ тиеш.Бүген без сезнең белән телдән журнал укып , саннардан күпер төзибез.Күперебез җиде бүлектэн тора.Кем дәрестә тырышып эшли, шуның күпере матур булачак, чөнки мин яхшы эшләгәнгә шакмаклар бирәчәкмен. Әйдэгез әле. Журналыбызның беренче битен укып карыйк.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1 слайд.”Танышу” бүлеге (сорауларга җавап бирү)

Синең исемең ничек?

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Сиңа ничә яшь?

Син кайда яшисең?

Син ничәнче йортта торасың?

Синең гаиләңдә ничә кеше?

Синең ничә иптәшең бар?

Синең ничә туганың бар?

Балалар, менә без танышып та алдык.(шакмаклар бирү)

III. Кабатлау.

2 слайд.“Керпе”(текст)

Карагыз әле, бу нәрсә. Ә хәзер журналыбызның икенче битен укып алыйк.

Укучылар,ә сез керпе турында нәрсәләр беләсез? Мин сезгә карточкалар таратам, сез аны бер тапкыр укып чыгыгыз.

(“Керпе” текстын слайд буенча яхшы укыган бала кычкырып уку).

Керпе.

Керпе- бик файдалы хайван. Ул кулга тиз ияләшә, урмандагы миллионнарча зарарлы бөҗәкләрне юк итә.

Олы керпедә уналты меңгә якын энә була. Энәнең озынлыгы ике,дүрт сантиметр ,юанлыгы ике миллиметр. Керпенең авырлыгы-бер кг, буе утыз сантиметрм җитә. Керпе балалары йомшак энәле булып, бик көчсез , сукыр килеш туа. Алар ике айга кадәр әниләренә ияреп йөриләр. Өч-дүрт атнадан соң үзләренә азык таба башлыйлар. Керпенең төп саклану коралы-энәләр.

Текст буенча сорауларга җавап бирү:

-Текстта без өйрәнгән нинди сүз төркеме еш очрый?

-Саннар. Саннарны әйтеп чыгу. Без аларны кайчан кулланабыз?

-Сан предметның санын,исәбен белдерә. Ничә?, күпме? ничәнче? кебек сорауларына җавап бирә.

Димәк,без бүген кайсы сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?(Сан). Укучылар, без сезнең белән бүген сан турында үткәннәрне кабатлыйбыз, саннарны тирәнрәк өйрәнербез.(яхшы эшләгән укучыларга шакмаклар тарату).

III.Төп өлеш.

3 слайд.Журналыбызның өченче бите “Зарлану хатлары” дип атала.

Балалар,интерактив тактадагы җөмләләрне кем матур итеп укып бирә?(Язылган җөмләләрне бер укучы кычкырып уку).

Беренче хат: “Беренче сыйныф укучысындагы ике малай минем оямны туздырдылар. Сандугач.

-Балалар,кошларның ояларына тиергә ярыймы?

-Ни өчен тиергә ярамый?

-Дөньядагы иң кечкенә кошны кем белә?

Колибри.

Укучылар, иң бәләкәйсенең авырлыгы 1,6 грамм, йомыркасы ике миллиграмм, бер тәүлеккә колибри кошы ике тапкырга үзенең авырлыгыннан күбрәк ашый. Өч йөз егерме төре бар,иң эресенең авырлыгы 20 грамм.

4.слайд. Ребус, табышмаклар чишү. Сан+дуга+ч сүзендә нинди сүз качкан?

-Сан.

- -Дөрес, сан белән дуга сузләре качкан.

Кошлар тавышын тыңлау, нинди кош икәнен әйтү.

Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый;

Өе-җирдә

Җыры күктә.

Кулы юк, балчык ташый,

Кулы юк, өй ясый.

Гөлдер-гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле.

Ә хәзер укучылар тактадагы ике җөмләне күчереп языгыз,саннар астына бер сызык сызыгыз.

5 слайд. Каен рәсеме hәм аның зарлану хаты.

“Беркөнне дүрт укучы минем биш ботагымны сындырды”.

_Балалар,агачның ботакларын сындырырга ярыймы? Ни өчен? Урман безне тукландыра,җылыта,матурлык бирә.(җавап биргән балага шакмаклар бирү)

-Җөмләдән саннарны күчереп язу.

6 слайд. “Ял итү”

Музыка, җырлап бию күнегүләре эшләхү

Бер,бер,бер, ике,өч

Иртә торыйк, җитез булыйк

Без иренмик бер дә.

Бер,бер,бер ике,өч

Физзарядканы башлыйбыз, әйдәгез бергә.

Саннарны әйтеп үтү, дөрес әйткн балага шакмаклар бирү

7 слайд “Кем зирәк?”

Укучылар,кем ял минутының сүзләрен истә калдырды?

Ә хәзер бергәләп яттан сөйләргә өйрәнәбез.(Шигырьне ятлау, яттан сөйләгән балаларга шакмаклар бирү).

Укучылар, ә хэзер шигырьне яттан дәфтәрләргә язабыз,саннар астына бер сызык сызабыз.

8 слайд.”Яңа сүзләр” Сүзлек эш. (Аршин,дилбегә,дистә рәсеме)

Интерактив тактадагы җөмләне уку:

Бер ата улын базарга ун аршин озынлыктагы дилбегә сатып алырга җибәрә.

Аршин-метр системасы кертелгәнгә кадәре озынлык үлчәү берәмлеге,якынча җитмеш бер сантиметрга тигез.

Дилбегә-җиккән атны идарә итә торган озын нечкә бау, каеш яки брезент тасма.

Ярты дистә йомырка да булды, чуар тавык та табылды.(Җөмләне уку, дистә сүзе белән таныштыру)

Дистә-ун берәмлек; уңга тигез,димэк яртысы ничә була?(биш)

Ә хәзер аршин,дилбегә,дистә сүзләре белән җөмләләр төзеп дәфтәргә язабыз.

9 слайд “Дуслык”.

Дуслык турында әңгәмә. Укучылар дүрт төркемгә бүленә, индивидуаль карточкалар буенча саннарны эзләп табу, телдән әйтү.(дөрес эшләгән торкемгә шакмаклар бирү)

10 слайд. “Бишбүләк” (Бишбүләк районының картасы,авыл исемнәре язылган, карта буенча авыллар исеме белән таныштыру, ничә авыл икәнен әйтү)

Туган ил турында әңгәмә:

Туган ил, туган тел… Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш, әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла . Үзенең туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын,халкын үз итә, ярата ала.Әлеге вакытта Украинада барган хәрби операциягә туган илебезне сакларга безнең районыбыздан бик күп батыр егетләр китте. Алар безнең илебезнең ,районыбызның горурлыгы.

10 слайд. “Шакмаклар”

Йомгаклау.

Рефлексия,бәяләү этабы.

Укучылар без бүген дәрестә нинди мәсьәлә куйган идек?

-Сан темасын тирәнрәк өйрәнү.

-Бүген дэрестә без нәрсә белән таныштык?

-Нәрсәләргә ирештек?

-Саннар нинди сорауларга җавап бирә?

-Саннар язуда ничек белдерелә?(гарәп,рим,сүз белән белдерелә)

Димәк,саннар гарәп, рим цифрлары, сүзләр белән, аршин,дистә, кебек сүзләр белән белдереләләр.

Дәрескә гомуми бәя бирү. Яхшы эшләгән , шакмаклары куп булган укучыларга билге кую.

11 слайд. “Өй рәсеме”

Өй эше: индивидуаль карточка (Бишбүлүк районы буенча сорауларга җавап язу).










Made on
Tilda